Башкортстанда яшәүче 103 яшьлек хатын-кыз коронавирустан прививка ясаткан
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан иң өлкән кешенең кем икәнлеген әйтте. Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Ул бу атнада прививка ясатты. Хәзер Валентина Григорьевна — республикада коронавирустан прививка ясаткан иң өлкән кеше. Кадерле Валентина Григорьевна! Сезгә киләчәктә дә туганнырыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәргә телим һәм авырмагыз», — дип язган төбәк җитәкчесе.