Быел 26 апрельдә традицион Шигырь бәйрәме Казанда түгел, Кырлайда үткәрелергә мөмкин
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел 26 апрельдә традицион шигырь бәйрәменең Казанда түгел, Арча районы Кырлай авылында үткәрелүе ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды. Әлегә ТР Мәдәният министрлыгы да, Татарстан язучылар берлеге дә Туган тел көнендә республикада буласы чаралар программасын игълан итмәде. Тукай премиясе лауреатлары кайда игълан ителәчәге турында да ачык мәкълүмат юк. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, ул көнне Татарстан Президенты татар иҗат әһелләре белән очрашачак. Читать дальше...