Габделхак Мотыйгуллин кабан дуңгызлары аз атылган районнарны атады
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин кабан дуңгызлары аз атылган районнарны атады. «Кабаннар тиз үрчи, шуңа аларны атуны дәвам итәргә кирәк, чөнки вазгыять начар булган пунктлардан кабаннар башка территорияләргә күчеп, вирус йоктыра. Ел башыннан кабаннар 30 баштан да кимрәк атылган районнар билгеле: болар Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Менделеевск, Сарман, Чистай, Ютазы районнары», ... Читать дальше...