Түбән Камада иң үрнәк гаиләне ачыклаячаклар
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Түбән Кама ЗАГС идарәсе шәһәрнең 55 еллыгына һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» бәйгесен игълан итә. «Конкурста Түбән Кама муниципаль районы территориясендә яшәүче, бергә яшәүләренә 30 елдан артык булган, шулай ук хезмәт эшчәнлегендә, балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында уңышларга ирешкән гаиләләр катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм иҗтимагый бүләкләре булуы хуплана», — диелә нигезләмәдә. Читать дальше...