Арча ипподромында унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узыш булды
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Арча ипподромында унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узышлар үтте. Анда Балтачтан Данил белән Гөлүзә Гыйлаҗетдиновлар катнашкан. Гөлүзә хатын-кызлар арасында өченче урын алган. «Быелгы ярышлар аеруча кызу булды», — ди Гыйләҗетдиновлар. Бу турыда « Хезмәт » газетасы хәбәр итә. «Данил әйткәнгә күрә генә катнашкан идем, өченче призлы урын яуладым», дип сөенече белән уртаклашты Гөлүзә. Ир-егетләр арасында 19 катнашучы үзара җитезлектә көч сынашкан. Данил исә 6нчы урынга лаек булган.