Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда «Аулак өй» кичәсенә җыелдылар
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда «Аулак өй» кичәсе узды. Чарада шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, «Сүнмәс ялкын» җыр ансамбле, «Тылсым» баянчылар ансамбле, 11нче гимназиянең «Айсылу» драма түгәрәге, курайчылар ансамбле, «Моңлы тамчы» җыр ансамбле укучылары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бик матур эчтәлекле кичә булды. Милләтебезнең киләчәге булыр дип, зур өметләр белән таралыштык, дип хәбәр итте кичәне оештыручылар.