Чаллы юл-патруль хезмәте республикада иң яхшысы дип табылды
(Чаллы, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Злфия Галим). Татарстан юл хәрәкәте иминлеге ветераннар советы узган елга нәтиҗә ясады. Республиканың иң яхшы инспекторы һәм юл-патруль хезмәтенең иң яхшы экипажы ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең полиция лейтенанты Федор Хаймуллин һәм полиция өлкән лейтененаты Радик Бәдретдиновтан торган Чаллы экипажы республикада иң яхшысы дип табылды. Аларга яхшы эшләре өчен акчалата премия һәм истәлекле вымпел тапшырылды.