Аксубайда яшәүчеләр Хач ману бәйрәменә күпләп җыелды
(Аксубай, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ).Бүген районыңда яшәүче православие дине вәкилләре Хач ману бәйрәмендә катнашты. Көн уртасында «Таш чокыр» чишмәсендә кеше күп иде. «Таш чокыр» чыганагында суны изгеләндерү ел саен үткәрелә һәм һәр тапкыр правослау динендәгеләр өчен шатлыклы бәйрәмгә әверелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аксубай халкы, башка авыллардан килгән кунаклар да гыйбадәт кылды. Соңыннан рухани барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Хач ману бәйрәме белән котлады һәм җыелучыларга изгеләндерелгән су бөркеде. Читать дальше...