Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында китап чыкты
(Чирмешән, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Дамир Таҗиев «Кармыш яугирләре — тарихларда калган батырлык» дип аталган китап бастырды. Кармыш авылында басманы зурлап, тәкъдим итү кичәсе үткәрделәр. Яңа китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган. Китап өч бүлектән тора, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечен бәрелешләрендә катнашкан якташлар турында укырга була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яхшы кәгазьдә... Читать дальше...