Питрәч районы авылларында парклар төзү өчен 32 миллион сум тотылган
(Питрәч, 22 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , София Егорычева). Питрәч районының Шәле һәм Богородск авылларында «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында парклар төзү төгәлләнеп килә. Авыл халкының фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән проектларны гамәлгә ашыру өчен 32 миллион сумга якын акча тотылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Питрәчтә мәдәният һәм ял паркларына барып, вакытны күңелле үткәрергә мөмкин. Алар балалар, яшьләр һәм өлкән буынны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Читать дальше...