Надеждино авылында иске мәдәният йорты урынына заманча клуб төзеделәр
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районы Надеждино авылында 100 кешегә исәпләнгән заманча күпфункцияле үзәк төзелеше төгәлләнеп килә. Бинада китапханә, клуб, авыл советы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Бу турыда «Алга» газетасы хәбәр итә. «Без бик шат. Безнең авыл бөтенләй башкача күренә башлады. Бездә еш кына җыелышлар, иҗади чаралар була. Авылдашлар белән заманча матур бинада очрашу тагын да күңелле булачак», — дип фикерләре белән уртаклашты җирле халык. Алар авылда Мәдәният йорты иске булуы турында сөйләделәр.