Тәтеш районының хезмәт ветераны мәдәният йортына бильярд өстәле бүләк итте
(Тәтеш, 11 октябрь, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары »). Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины, хезмәт ветераны Николай Сергеев Олы Шәмәк авылы мәдәният йортына бүләк итеп бильярд өстәле тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Җирлектәге яшүсмерләр һәм ир-егетләр бүләкне тиешенчә бәяләгән. «Үзебез бильярд өстәлен беркайчан да сатып ала алмаган булыр идек. Хәзер авылның мәдәният йортына олылар һәм балалар бильярд уйнар өчен еш килә», — дип уртаклашты Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев.