Төзек булмау сәбәпле, «Мостай Кәрим» пассажир теплоходы беренче рейска чыкмаган
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). «ВодоходЪ» компаниясе Санкт-Петербург — Мәскәү маршруты буенча 10-16 августка планлаштырган «Мостай Кәрим» теплоходы круизын кичектерде. Бу теплоходның винт-руль колонкасының техник төзексезлегенә бәйле. Хәзер теплоход Санкт-Петербургта, анда төзексезлекне бетерү буенча оператив эш башкарыла. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Теплоходның төзексезлеге сәбәбе аныкланмый, әмма белгечләр бу завод брагы, эксплуатацияләгәндә хата яки су төбенә тиеп винтларга зыян килгән булырга мөмкин дип аңлата. Читать дальше...