«Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлады
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Акция кысаларында Татарстанның күп балалы, аз керемле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп портфеленә канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар тутырылган. Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна — «Зәкят» фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.