Питрәч районының бер авылында яңа спорт мәйданчыгы төзелә
(Питрәч, 20 июль, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Ольга Ефремова). Питрәч районының Званка авылында республика программасы буенча яңа спорт мәйданчыгы төзелә. Аны август башында ачу планлаштырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Төзелеш эшләре 12 июньдә башланды, бүгенге көндә объект мәйданчыкка өслек салуга әзерлек этабында. Ай ахырына төзелеш эшләре тәмамланырга тиеш, ә аннан соң аны тантаналы ачу булачак. Программа эшләү чорында — 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр, районда 13 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән... Читать дальше...