Мамадышта пластик савыт-саба җитештерә торган завод ачыла
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районында «Вятка» сәнәгать мәйданчыгында «ВяткаПласт» яңа заводы төзелеше башланды. Монда пластик савыт-саба һәм башка әйберләр җитештереләчәк. Бу хакта "Нократ" газетасы яза. Россия буенча мондый заводлар нибары бишәү, шуларның иң якыны Мәскәү өлкәсендә. Ул территориядә 1 мең километрга кадәр рентабельле. Шуңа күрә бу мәйданчык республиканың азык-төлек сәнәгате предприятиеләре һәм якын-тирә төбәкләр өчен яңа объект пластик савытлар китерү чыгымнарын киметәчәк. Читать дальше...