Питрәч районының бер авылында яңа спорт мәйданчыгы төзелә
(Питрәч, 20 июль, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Ольга Ефремова). Питрәч районының Званка авылында республика программасы буенча яңа спорт мәйданчыгы төзелә. Аны август башында ачу планлаштырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Төзелеш эшләре 12 июньдә башланды, бүгенге көндә объект мәйданчыкка өслек салуга әзерлек этабында. Ай ахырына төзелеш эшләре тәмамланырга тиеш, ә аннан соң аны тантаналы ачу булачак. Программа эшләү чорында — 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр, районда 13 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, бу ундүртенчесе булачак. Объектның мәйданы 540 квадрат метр тәшкил итә һәм баскетбол, волейбол кырын үз эченә ала. Проектның идеясе — яшьләрне һәм гомумән авыл халкын спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Хәзер спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тагын да артачак. Җирле халык төзелешкә уңай карый, чөнки авыл зурая, ә мондый объектлар монда бик күп түгел.