Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина каберенә таш куелды
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бүген, 17 нче июль, Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратында Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина каберенә таш куелды. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат үзәге хәбәр итә. Әлеге тантаналы чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, Тәслимә ханымның туганнары һәм талантлы артистканың шәкертләре катнашты. Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина — драма актрисасы, педагог; Татарстанның... Читать дальше...