Пандемия тиражларга тискәре йогынты ясамаган
2020 елның икенче яртысына матбугатка язылу пандемия чорында барды. Март ахырыннан Русиядә үзизоляция тәртибе кертелде. Өйдә утырганда интернеттан төрле, кайчак каршылыклы мәгълүмат агып торганда газет-журналлар халык өчен бер юаныч булды дип саный татар мөхәррирләре.