Уфа студентлары узган гасырда ук үзе йөри торган итек ясаган булган - видео
Узган гасырда ук Уфа уйлап табучылары үзе йөри торган итек ясаган һәм аны күргәзмәгә куйган булган. Бу кирза итекләр, аларга парда эшли торган эчке янулы кечкенә двигатель куелган. Әлеге ачышның 45 еллыгы уңаеннан, « Башкортстан » телеканалы сюжет әзерләгән. Мондый «скороход»ның эш принцибы бик гади. Кеше үзенең авырлыгы белән платформага тәэсир итә, ул шулай итеп цилиндрдагы ягулыкны кысылырга мәҗбүр итә. Барысы да чын автомобильдәге кебек. Бу могҗиза авторлары УГАТУ студентлары булган. Аннары «скороход»ны берничә тапкыр камилләштергәннәр. Читать дальше...