Зәй яшүсмерләре вакытларын файдалы үткәрә
Район балигъ булмаганнар эшләре һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау комиссиясе күзәтүендә булган балаларның җәйге ялын оештыру максатында, аларны ял лагерьларына җибәрү карала. Хәзерге вакытта шундый 6 бала “ Йолдызлы десант” республика палаткалы лагеренда ял итә. 19 июльдән исә бирегә чираттагы сменага тагын 10 баланы җибәрү күздә тотыла, ә Кама Аландагы “Патриот” лагерена 19 июльдән 25 яшүсмер бер атналык ялга җибәрелә. Монда балалар хәрби уеннарда катнаша, кыр шартларында мөстәкыйль яшәү рәвешен үзләштерә.