Сәләтлеләр форумга җыелды
Биләрдә "Сәләт" V Халыкара яшьләр белем бирү форумы ачылды. Быел агда 5 меңнән артык кеше катнаша, аларның күпчелеген предмет олимпиадалары, фәнни конференция һәм конкурс җиңүчеләре тәшкил итә. Алар арасында Зәй яшьләренең дә булуы куанычлы. Район мәгариф идарәсе башлыгы белдерүенчә, анда 20 баладан торган төркем китте. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып, яшь буынның бердәм, актив, белемгә омтылып яшәвен хуплавын белдерде, алга таба да сәләтле балалар сафының ишәюен теләде.