Зәйдә җылыту сезонына әзерләнәләр
«Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерлә”, ди халык. Шуны күздә тотып районда кышкы чорга әзерлек мәсьәләләре көнүзәк темаларның берсе булып тора. Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә 2016-2017 елгы җылыту сезонына хәстәрлек мәсьәләләре каралды. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы, оешма-предприятиеләрнең, социаль объектларның җылыту сезонына әзерлеге, хәл итәсе мәсьәләләр барланды.