15-17 мартта 172 сайлау участогында ярминкәләр эшләячәк
Казанда Россия президентын сайлаулар көннәрендә, 15-17 мартта, 172 сайлау участогында ярминкәләр эшләячәк. Мәйданчыкларда азык-төлек һәм көнкүреш химиясенә бәяләр ваклап сату бәяләреннән 20-25% ка түбәнрәк булачак.
Ярминкәләр шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә оештырылачак. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 44, Киров һәм Мәскәү районнарында – 35, Вахитов һәм Идел буе районнарында 49 объект җәлеп ителгән. Совет районында ярминкәләр 44 мәктәптә эшләячәк. Адресларның тулы исемлеге сылтамада китерелә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 466 сайлау участогы ачылачак. Тавыш бирүчеләр сайлауларның өч көнендә дә җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак. Моның өчен сайлау участокларында «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән язулы беләзекләр таратылачак.
Тавыш бирүнең соңгы көнендә, 17 мартта, «Ак Барс Арена» стадионында сайлаучылар өчен гаилә фестивале уздырылачак, аның хедлайнерлары – Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре. Бу көнне шәһәрдә кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эше көчәйтеләчәк.