Казан циркында итальян циркы вәкилләре катнашында халыкара программа бара
Казан циркында итальян цирк династиясе вәкилләре һәм белорус цирк артистлары катнашында яңа программа башланып китте.
«Мәдәниятне һәм сәнгатьне тар кысаларга кертеп булмый, безнең аралашуыбыз өзлексез», диде мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда мәдәният өлкәсендәге халыкара проектлар турында сөйләгәндә.
«Сәнгать әсәрен тамаша кылганда, цирк программасы да сәнгать әсәре, кешеләр арасындагы, дәүләтләр арасындагы чикләр югала. Шуңа да кысалар эченә кертеп булмаган институцияләр булуын аңларга кирәк», дип дәвам итте ул.
Матбугат конференциясендә Казан циркы директоры Эльмира Булатова, шулай ук, Тони цирк династиясе вәкилләре - Бруно Тони, Флавио Тони, Эниос Тони, Беларусь Республикасыннан килгән һава гимнасты Наталия Нарышкина катнашты.
«Цирк программасы өчен халыкара мөнәсәбәтләр корганда зур кыенлыкларга тарымадык. Чөнки цирк интернациональ халыкара сәнгать. Халыкара программа төзү идеясе һәр халыкара фестиваль барышында күз уңында торды. Тамашачыга циркның күп төрлелеген күрсәтәсе килә», - дип аңлатты Эльмира Булатова.
«Цирк династиясе вәкилләренең Россиягә гастрольләре планлаштырылуын белгәч, без алар белән контракт төзедек. Бу бераз башкача цирк, аны күрергә кирәк. Бер генә кыенлык – без аларның атлы номерларын гына китерә алмадык», - диде ул.
«Цирк ул өлкән кеше эчендә утырган баланы чагылдыра, цирк ул кешеләр балачагын сагына торган урын», дип башлады сүзен Флавио Тони.
Итальян династиясе вәкилләре Казанда юлбарыслар белән номерлар күрсәтәләр. Флавио Тони юлбарыслар белән эшләү өчен көнгә берничә сәгатьне алар янында үткәрү кирәлеген, алар белән элемтә булдыру ихтыяҗы турында сөйләде. «Бруноның да, Эниосның да уңыш сере – үз шөгыльләрен яратудыр. Артистларыбыз үз эшләрен яратып башкара икән, ул үз шатлыгын барлык тамашачыга күчерә ала», диде ул.
«Цирк из сапога» программасы 8 марттан 21 апрельгә кадәр барачак.