Түбән Кама спортчысы кышкы йөзү буенча Россия чемпионатында алтын медаль яулады
Уфа шәһәренең Солдат күлендә кышкы йөзү буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узды. Чарага илнең 41 шәһәреннән (Калининградтан Владивостокка кадәр) 252 йөзүче җыелган. Бу хакта «Туган як» яза.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, су температурасы 0,5°C, ә һава температурасы −7°C тәшкил итә. Татарстан Республикасы данын алты спортчы яклый: Чаллыдан биш кеше һәм Түбән Камадан Лилия Исаева.
Гомумән алганда, татарстанлылар тугыз медаль яулаган. Алар арасында «алтын» алган түбәнкамалы Лилия дә бар.