Әлкидә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарын хөрмәтләделәр
Әлки районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары, якыннарын 8 Март белән котладылар. Алар сый-нигъмәтләр әзерләнгән табынга чакырылды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Ханымнарга олуг рәхмәт һәм хатын-кызлар бәйрәме белән котлау сүзләрен район башлыгы Александр Никошин җиткерде. Шулай ук ана-апаларга матур теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев та әйтте.
Улларын, ирләрен Ватаныбызны сакларга озаткан әлеге хатын-кызларга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга концерт программасы тәкъдим ителде.
Фото: http://alki-rt.ru/