Әлбир Крганов Согуд Гарәбстаны халкы Казанда БРИКС саммиты турында сорашуын әйтте
Согуд Гарәбстаны халкы бу көннәрдә Россиядән изге урыннарга гыйбадәт кылырга килүчеләрне ачык каршы ала һәм Россия дәүләтенең дөньякүләм процессларда зур роль уйнавына игътибар итә. Рамазан ае алдыннан Мәккәгә килгән Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов ТАССка шул турыда сөйләде. Дини җыенның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
«Согуд Гарәбстаны халкы россиялеләргә бик ягымлы, паспорт контроленнән башлап рус телендә сөйләшәләр, Казанда БРИКС очрашуы турында сорыйлар (саммит октябрьдә узачак), варис принц һәм безнең президентның дуслыгы турында искә алалар», – ди ул.
Мөфти каршы алучыларның кул мускулларын күрсәтеп, «Россия – көч», дип әйтүләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Шәгъбан ае азагында Россиядән мөселман төркемнәре Согуд Гарәбстанының хөрмәтле гаиләсе чакыруы буенча Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә гомрә кыла.
Мөфти билгеләп үткәнчә, россиялеләр өчен изге җирдә гыйбадәт кылу мөмкинлеге зур бәхет булып тора. «Илнең барлык мәчетләрендә Рамазан аена әзерлек, бәйрәм атмосферасы булдыру эшләре бара. Хәйрия кичке ашлары — ифтар була. Мәчетләрдә Изге Коръән укулары уза», - дип сөйләде мөфти.