Пенза татар мохтариятенә дәресләргә йөрүче балалар әниләренә бүләккә кулъяулык чиккән
Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтариятенә татар халык кул эшләре дәресләренә йөрүче балалар Халыкара хатын-кызлар көнендә әниләрен сөендерергә һәм гаҗәпләндерергә булган. Бу хакта Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтариятенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Тәҗрибәле остазлар - Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Тугушева һәм «Ак калфак» әгъзасы Фирдәвес Тумеркина җитәкчелегендә балалар үз кул эшләрен төгәлләде. Һәр кулъяулык әниләренә бик зур мәхәббәт белән ясалган.
Бүген, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кызлар кадерле әниләренә кулъяулык бүләк итте. Кечкенә осталарның күзләрендә үз иҗаты өчен шатлык һәм горурлык иде, диелгән хәбәрдә.