Алабуга районы башлыгы торак сертификатлары тапшырды
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хисап сессиясе кысаларында гаиләләргә торак сертификатлары тапшырды. Торакны берьюлы өч гаилә — Кляшевлар, Галямовлар һәм Черепковлар алды. Бу хакта Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Алауга нуры».
Кляшевлар гаиләсе 2024 елда «Татарстан халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында торак сатып алуга сертификат алды. Торак икенчел базарда сатып алыначак. Бинаның гомуми мәйданы 72 кв. м тәшкил итәчәк.
Галямовлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» программасы кысаларында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча гаилә 82 кв. м мәйданлы торак сатып алуга сертификат алды.
Муниципалитеттан гомуми мәйданы 43,7 кв. м булган ике бүлмәле фатирга торак сертификатын район башлыгы Черепковлар гаиләсенә тапшырды. Элек гаиләнең йорты янгында зыян күргән иде.