Татарстанда явым-төшемнәр һәм көчле җил көтелә
Бүген кич һәм иртәгә төнлә Татарстанда тагын һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Шимбә кичендә һәм якшәмбегә каршы төндә республикада урыны белән көчле явым-төшем фаразлана, бу вакытта күз күреме бер-ике километрга кадәр начарая.
Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр (Казанда 15 метрдан да артык түгел) көчле җил исә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бүген, 11 майда, төбәктә +13 градуска кадәр җылытачагы хакында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта, көчле җил фаразлана, урыны белән аның тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
- Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, ә 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.