Рөстәм Миңнехановка Татарстан энергетикларының VR-күзлеген күрсәттеләр
Татарстан сәнәгате казанышлары күргәзмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка республика энергетикалары куллана торган VR-күзлекне күрсәттеләр. Ул бу хакта Телеграм-каналында сөйләде.
«Безнең сәнәгатьчеләр киләчәкне күрә. Энергетиклар бүген күргәзмәдә өстәмә чынбарлык ярдәмендә челтәрләрне ремонтларга ярдәм итә торган виар күзлекләрен тәкъдим иттеләр», - дип язган республика җитәкчесе.
«Молодцы! Булдыралар!» — диде ул. «Мин кайдадыр мондыйны күрдем инде», - дип тә өстәде ул ирония белән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәнәгате казанышлары күргәзмәсен карады.