Артем Хохорин һәм Сергей Погодин Татарстанның чакырылыш комиссиясе составыннан чыгарылды
ТР буенча эчке эшләр министры вазифасын биләгән Артем Хохоринны һәм республиканың элеккеге хәрби комиссары Сергей Погодинны Татарстанның чакырылыш комиссиясе составыннан чыгардылар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның шул хактагы указы республиканың хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
«С.Н.Погодин һәм А.В.Хохоринны комиссия составыннан чыгарырга», - диелә документта.
Моннан тыш, Татарстан хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Денькин составка кертелде һәм ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары итеп расланды.
Искәртеп үтәбез, узган ел ахырында Хохорин отставкага китүе турында рапорт бирде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә агентлыкка белдерүләренчә, Артем Хохорин 2024 елның 1 гыйнварында ялга китте. Министрның беренче урынбасары – Алексей Соколов министр вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Хохоринның ялы тәмамланыр алдыннан аның министр вазифасыннан китүе турында рәсми мәгълүмат чыгачак.
Үз чиратында, Сергей Погодин Татарстанның хәрби комиссары вазифасында 17 елдан артык эшләде. ТР Министрлар Кабинетында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссар Сергей Погодинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде, хәрби комиссар уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.