Миңнеханов «Перспектива» яшьләр концепциясен гамәлгә ашыру советы составын үзгәртте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР «Перспектива» Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координация советына үзгәрешләр кертү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Совет составын өч кеше – ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм «ТР Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Якупов – тулыландырды.
Айнур Әйделдинов (ТР Инвестиция-венчур фонды башлыгы вазифасыннан китте), Руфат Кыямов, Мәгъзүм Сәлахов (даими нигездә эшләү өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, ТР Фәннәр академиясе президенты вазифасыннан китте) советтан чыгарылды.