Бауман урамында Матбугат йорты бинасында кунакханәгә 4нче йолдызны өстәргә җыеналар
Казанның Бауман урамындагы Матбугат йорты бинасында яңадан төзелеш эшләре була. Анда урнаштырылган өч йолдызлы кунакханә комплексына 4нче йолдызны өстәргә планлаштыралар. Мәдәни мирас объектының заманча проектына экспертиза уңай нәтиҗә бирде.
«Объект кунакханә-офис бинасы буларак кулланыла. Бүгенге көндә бина гамәлдәге 5 йолдызлы классификация буенча 3 йолдызлы кунакханә буларак эксплуатацияләнә. Проект кунакханә рейтингын 4 йолдызга кадәр күтәрү өчен классификация нормативларына туры китерү максатларында эшләнгән», - диелә экспертиза нәтиҗәләрендә.
Төзекләндерелгән бина 2015 елда кунакханә-офис комплексы сыйфатында ачылган иде. Кунакханәдән тыш, монда ресторан, китап кибете һәм паркинг эшләде.
Яңа проект Е1 һәм Е2 блокларының икенче, өченче һәм дүртенче каттагы бүлмәләрнең бер өлеше буенча эшләнгән проектка төзәтмәләр кертә. Монда бүлмәләрне бүлү, идән җәю, инженерлык системаларын яңадан җиһазлау, ишек уемнарын яңадан торгызу, бизәү эшләре планлаштырылган.
Интерьерда Татарстан, типография һәм конструктивизм темалары файдаланылган, диелгән документта.