Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Экспорт советы составын үзгәртте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Экспорт советы составын үзгәртте. Бу хактагы карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Хәзер советта Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, Россия экспорт үзәгенең финанс булмаган продуктларны, төбәктәге һәм чит илләрдәге челтәрен һәм партнерлык сәясәтен үстерү буенча вице-президент Роман Генкель, Россия экспорт үзәгенең төбәк бизнесын үстерү директоры Андрей Зайцев, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлев тора (килешү буенча).
Составтан дүрт кеше чыгарылган, шул исәптән Инвестиция-венчур фондының элеккеге директоры Айнур Айдельдинов.