Әтиләре махсус операциядәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Сабада Яңа ел бәйрәме булды
Әтиләре махсус хәрби операциядә булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Саба урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бу хакта http://saba-rt.ru/ хәбрә итә.
Аларга кызыклы Яна ел тамашасы күрсәтелде, Татарстан Мәгариф министрлыгы һәм Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Балаларны, әниләрне, дәү әниләрне бәйрәм белән Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов, Россия Федераль Жыены Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон тәбрикләде.
Бәйрәмгә 68 бала чакырылып, шуларнын 45е катнашты. Бәйрәмнен иң нәни кунагы Йосыф-Алан авылыннан 7 айлык Солтан Хафизов булды.
Видео http://saba-rt.ru/ сайтыннан алынды.