Дагыстанның элеккеге премьеры Махачкалада юл-транспорт һәлакәтендә үлгән
Дагыстан Хөкүмәтенең элеккеге рәисе Магомед Абдуллаевны автомобиль бәрдергән, ул хастаханәдә үлгән, дип хәбәр итте җомга көнне республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.
«Фаҗига Махачкалада М. Гаджиев урамында була. «ВАЗ-21214» (Нива) автомобиле җәяүлеләр кичүендә 61 яшьлек ир-атны бәрдергән. Аны хастаханәгә төрле тән җәрәхәтләре белән китергәннәр. Ул шунда вафат булган. Мәрхүмнең Дагыстан Хөкүмәтенең элеккеге рәисе Магомед Абдуллаев булуы ачыкланды», – диелә хәбәрдә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, автомобиль белән Кизилюртта яшәүче 55 яшьлек кеше идарә иткән.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Абдуллаев Дагыстан Министрлар кабинетын 2010 елның февраленнән 2013 елның гыйнварына кадәр җитәкләгән.