Әгерҗедә чираттагы Китап фестивале була
27 май көнне 14.00 сәгатьтә Әгерҗенең «Яшьлек» паркында ел саен үткәрелә торган Китап фестивале узачак.
«Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителгәнчә, программада шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар, күргәзмәләр һәм мастер-класслар каралган.