Равил Кузюров: Марий Элдагы янгыннарның зыяны безгә әлегә тими
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Марий Элдагы янгыннарның зыяны безнең республикага әлегә тимәгәнен белдерде.
«Күрше республикаларда зур янгыннар бара. Беренче чиратта, Марий Элны күздә тотып әйтәм. Марий Элдагы янгыннарның зыяны безгә әлегә тими һәм тимәс дип ышанам, чөнки урманнар республиканың көнбатышында яна», — диде Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр сүзләренчә, 2010 елда янгыннар күп булгач, Татарстан урманнарының чигендә йөз метрлы киңлектә янгыннан саклаучы буш полосалар булдырылган. «Шул полосаларның барысын да без карап чыктык, аларны сукалаттык. Бүгенге көндә тәүлек әйләнәсендә чикләрне күзәтеп торабыз», — диде ул.