Татарстанда кырау төшү сәбәпле, кабат кисәтү игълан ителде
![Татарстанда кырау төшү сәбәпле, кабат кисәтү игълан ителде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/23/7ae2267e0a90901e301dff266b583f29.jpg)
Татарстанда кабат кырау көтелү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
24 май төнендә республика территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 градуска кадәр кырау көтелә, Казанда урыны белән -2 градуска кадәр фаразлана.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстанда кабат салкыннар көтелә, аннары җылы киләчәк. Ялларда 29 градуска кадәр эсселек фаразлана. Төбәктә май азагында һава температурасы барыбер климатик нормадан 3 градуска түбән була.