Самара өлкәсенең Камышлы районы «Хәтер бакчасы - 2021» халыкара акциясенә кушылды
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсе «Хәтер бакчасы — 2021» халыкара акциясенең Бөтенроссия эстафетасын кабул итте. Акция Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә 27 миллион агач утырту максатыннан үткәрелә. Камышлы районы бу акциягә кушылды.Район халкы көче белән агачлар утыртылды. Акөиядә актив катнашкан өлкәннәргә һәм балаларга рәхмәт сүзләре җиткерелә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Акция дәвам итә, алга таба да акция кысаларында агач утырту планлаштырыла.