«Тәртип» радиосының яңа студиясе ачылышында Рөстәм Миңнеханов котлавын җиктерде
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең унынчы катында «Тәртип» радиосының үз студиясе ачылды. Ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Студия бүгенге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Аерым тавыш яздыру бүлмәсе, шул ук вакытта җанлы концерт кую өчен сәхнә өлеше бар. Бу студиядән бүген беренче тапкыр туры эфирга чыктык. Эфирда Рөстәм Миңнеханов та үз котлавын җиткерде», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире урынбасары Ләйлә Ялалова. Читать дальше...