Чирмешәндәге мәшгульлек үзәге узган ел 175 кешегә эш тапкан
(Чирмешән, 17 апрель, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Евгений Ромин). 2020 елда Чирмешән районының халык мәшгульлеге үзәгенә төрле дәүләт хезмәтләре алу өчен 1978 кеше, шуларның 439ы үзенә эш эзләп, мөрәҗәгать иткән. Төрле яшьтәге 175 кеше эшкә урнаштырылган, ә 52 кше үзәк юлламасы буенча эшле булган.
«Узган елның башында районда 46 эшсез теркәлгән булса, пандемия чорында андыйлар күбәйде һәм август аенда бу сан 176га җитте, ә ел ахырына 91 кеше иде. Эш бирүчеләр ел буена эш урыннары тәкъдим итеп, үзәккә 178 вакансия буенча гариза бирделәр, алар „Работа в России“ порталына урнаштырылды», — ди мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова.
6 инвалид үзәк юлламасы буенча эшкә урнаштырылды, берсе үз эшен ачып җибәрде. Без балигъ булмаган 22 гражданга да вакытлыча эшкә урнашырга булыштык.
Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре вакансияләр — эш урыннары буенча 3 ярминкә оештырганнар, нәтиҗәдә 8 кеше даими һәм вакытлыча эшкә урнаштырылган.
Пенсия алды яшендәге 8 кеше «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 3 яшькә кадәрге баласын карау буенча ялдагы 16 хатын-кыз яңа һөнәрләргә укытылган. Эшсез гражданнар хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатында җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән.
Үзәк аларның хезмәт хакын өлешчә каплау өчен эш бирүчеләргә акча бүлеп биргән.
Халык мәшгульлеге хезмәтенә 19 апрельдә 30 ел була. 1991 елда бу көнне «Россия Федерациясендә халык мәшгульлеге хакында» закон кабул ителгән.