Татарстанда машина кую өчен урын сатып алучылар дүрт тапкыр арткан
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр яңа йортларда фатир һәм машина урыны сатып алу белән ешрак кызыксына башлаган. Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте (Росреестр) хәбәр иткәнчә, 2021 елның өч аенда ведомство фатир өчен өлешләп түләү шарты белән 4700 һәм машина урынына 1200дән артык килешү төзегән. Шулай итеп, 2020 елга караганда, фатирга ихтыяҗ 30 процентка, ә машина урынына 4 тапкыр арткан. Росреестрның... Читать дальше...