Татарстанда көннәр җылыну сәбәпле Кама елгасындагы боз кичүе ябылды
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе белгечләре көннәр җылынуга бәйле рәвештә Алабуга районындагы боз кичүен тикшерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Тикшерү нәтиҗәсендә Покровское авылы – Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча уза торган боз кичүе бүген 12.00 сәгатьтә ябылды. Инспекторлар ачыклаганча, көннәрнең җылытып җибәрүе аркасында боз трассасына төшә торган урын җимерелә һәм тәгәрмәч эзе барлыкка килә.
Сишәмбе көнне инспекторлар Татарстандагы тагын өч боз кичүен тикшерергә ниятли.