Казан циркы филләр сугышу сәбәпле өзелгән тамаша өчен билет акчасын кайтарачак
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казан циркы якшәмбедәге тамашаның (ул Дженни һәм Магда кушаматлы филләрнең сугышуы аркасында өзелгән иде) билет акчасын кайтарачак.
Цирк директоры Рамил Шәрифуллин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
«Без кичәге тамашаның акчасын тулысынча кайтарачакбыз. Моны 100 процент ышандырып әйтәбез», - дип искәртте ул.
Шул ук вакытта, тамашаның өзелүе аркасында цирк 1 миллион сумга якын акчасын югалтачак. Моннан тыш, филләр сугышкан вакытта бер утыргыч ватылган.