18 гыйнвар Башкортстанда Хезмәт ветераны көне буларак билгеләп үтеләчәк
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Башкортстанда һәр елны 18 гыйнварда Хезмәт ветераны көне буларак билгеләп үтеләчәк.
«Хезмәт ветераны көне Башкортстан халкының казанышларын тану символы булачак», — диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе Константин Толкачев. Бу хакта «Башинформ» яза.
Парламент спикеры әлеге датаның очраклы рәвештә сайланмавын билгеләп үтте.
«Совет заманында „Хезмәт ветераны“ медале бар иде, — диде Константин Толкачев. — Ул 1974 елның 18 гыйнварында гамәлгә куелды. Әлеге бүләк халык хуҗалыгы, фән, мәдәният, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау өлкәләре, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмаларда күпьеллык фидакяр хезмәт өчен тапшырылды».