Әлмәттә җиңел машина баганага килеп бәрелгән, йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре алган
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич Әлмәттән чыгу юлында юл һәлакәте булган: җиңел автомобиль зур тизлектә баганага килеп бәрелгән. Шул тирәдән үтеп баручы машина йөртүчеләр авариянең нәтиҗәләрен видеога төшереп алган. Роликтан күренгәнчә, машинага шактый нык зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Шаһитлар әйтүенчә, авария нәтиҗәсендә автомобильнең йөртүчесе имгәнгән. Авыр тән җәрәхәтләре алган ир-атны якындагы хастаханәгә озатканнар.