Алексеевск районында тәмәке тарту аркасында чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-ат үлгән
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алексеевск районы Гурьевка авылында сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган.
Бүген иртән сәгать тугызынчы биш минутта 101нче янгын сагы чакыру номерына Гурьевкада зур булмаган агач йорт яну турында хәбәр килгән. «Татар-информ»га бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйттеләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә йорт тулысынча яна торган була. 9.20 сәгатькә янгынны сүндергәннәр. Бераз соңрак, яхәрабәләр арасында 66 яшьлек ир-ат мәете табылган.
Янгын мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сәбәбе тәмәке тарткандагы саксызлык булырга мөмкин.